Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы мәктәпләрдә ремонтланган ашханәләрне тикшерде
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, әти-әниләр һәм депутатлар белән бергә, мәктәп ашханәләренең сыйфатын тикшерде һәм ремонтка бәя бирде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы хәбәр итә.
2022 елда азык-төлек блокларына капиталь ремонт 1, 3, 5нче мәктәпләрдә, 7нче гимназиядә һәм Кече Бөгелмә мәктәбендә башкарылган. Республика бюджеты акчасына ремонт һәм бизәү эшләре башкарылды, яңа кухня җиһазлары сатып алынган. 2023 елда Бөгелмәнең тагын дүрт мәктәбендә азык-төлек блокларын ремонтлау планлаштырыла.
«Монда барысы да үзгәргән, өйдәге кебек уңайлы мохит. Безнең өчен иң мөһиме - балаларның кайнар ризык белән тәэмин ителүе һәм үзләрен өйдәге кебек уңайлы хис итүләре», - диде Линар Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз