news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде
Фото: http://bugulma-tat.ru

Бөгелмә муниципаль районы Советының 2024 елның 7 февралендәге XXXI сессиясенең 1 номерлы карары белән «Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында» карар кабул ителде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Конкурсантлардан документлар 2024 елның 9-28 февралендә Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7нче йорт, 315 бүлмә адресы буенча көн саен 8-17 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 9-11 сәгатьләрдә муниципалитет бинасында кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8(85594) 4-38-65 (доб.132), 4-08-61.

Конкурс комиссиясе утырышы 2024 елның 5 мартында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100