news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә мөхтәсибәте ислам нигезләре курсларына чакыра

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне «Ислам нигезләре» курсларына укырга чакыра.

Мәчет каршындагы курсларның беренче җыелышы 1нче октябрьдә (шимбә) 11.00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә булачак. «Ислам нигезләре»н өйрәнү өчен ир-атлар һәм хатын-кызлар төркемнәре оештырылачак, дип ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләрне Нәзарәт тарафыннан расланган программа буенча югары әзерлекле мөгаллимнәр үткәрә. Курсларда укучылар ислам дине нигезләрен, гарәп телен һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнәчәк. Уку бушлай.

Тулырак мәгълүматларны +79397361461; +7 (85594) 4-16-98 телефоннары буенча алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot