Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә механика заводының эретеп ябыштыручысы - Идел буеның иң яхшы профессионалы

Бөгелмә механика заводының эретеп ябыштыручысы Идел буеның иң яхшы профессионаллары арасында икенче урынны алды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Оренбургта «Иң яхшы эретеп ябыштыручы — 2025» төбәкара һөнәри осталык конкурсы узды. Мактаулы исем өчен Россиянең 9 төбәгеннән 95 һөнәр иясе ярышты.
Ярышны Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге бүлекчәләренең Координацион советы һәм «Эретеп ябыштыруны контрольдә тоту илкүләм агентлыгы» ассоциациясенең төбәк филиалы оештырды.
Анда Томск, Иваново, Түбән Новгород, Пенза, Свердловск өлкәләреннән, Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан белгечләр катнашты.
Конкурсантлар биш төп һәм ике өстәмә номинациядә көч сынаштылар. «Механикалаштырылган эретеп ябыштыру» юнәлешендә икенче урынны Бөгелмә механика заводының 4нче җыю цехының 4 разрядлы электр белән эретеп ябыштыручысы Дмитрий Трофимов яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз