Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә мэры мобилизацияләнгәннең хатынын өченче баласы тууы белән котлады
Бөгелмә мэры Линар Закиров мобилизацияләнгән ир-атның бала тудыру йортында хатыны Аэлитаны кызы тууы белән котлады, сертификат, бүләк һәм «Бала тартмасы» тапшырды. Кызга Айза дип исем кушканнар.
«Сезне чын күңелемнән кызыгыз тууы белән котлыйм! Аның әтисе хәзер гражданлык бурычын үти, Ватанны саклый. Ул тирән ихтирамга лаек», - диде Линар Закиров.
Бөгелмә районында барлыгы 11 көмәнле хатын хисапта тора, аларның ирләре Украинада махсус хәрби операциядә катнаша.
«Татар-информ»га матбугат хезмәтендә районда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләделәр.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәрби хезмәткәрләрнең балаларына бушлай кайнар ризык, спорт, мәдәният һәм яшьләр объектларына бушлай йөрү, психологик ярдәм күрсәтү, Яңа ел чараларын оештыру һәм мобилизацияләнгән һәм үз теләкләре белән махсус операция зонасына киткән бөгелмәлеләрнең балаларына Яңа ел бүләкләрен тапшыру каралган.
Моннан тыш, битараф булмаган бөгелмәлеләр һәм шәһәр эшмәкәрләре хәрбиләргә гуманитар йөк җыю һәм озатуны дәвам итә. Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы 15 млн сумнан артык ярдәм күрсәткән. Бу уртак эш алга таба да дәвам итәчәк, дип ышандырды район хакимияте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз