news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мэры мобилизацияләнгән якташларына Казанда квадрокоптерлар һәм плащлар тапшырды

Бөгелмә мэры мобилизацияләнгән якташларына Казанда квадрокоптерлар һәм плащлар тапшырды
Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте

Бөгелмә мэры Линар Закиров «Казан Экспо» һәм танк полигонында булып китте. Биредә Бөгелмә районыннан килгән ике йөздән артык ир-ат хәрби әзерлек уза. Бу хакта «Татар-информ»га район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

„Без «Казан Экспо»да һәм танк училищесы территориясендә дә булдык. Анда хәрбиләр хәрби палаткаларда урнашкан. Бөгелмәдән мобилизацияләнгәннәрнең кайда һәм ничек яшәүләрен, әзерлекне кайда узуларын үзем карадым. Палаткаларда коры, җылы, егетләр кирәкле бар әйбер белән дә тәэмин ителгән», – диде ул.

Линар Закиров аларга квадрокоптерлар һәм яңгырдан саклану плащлары тапшырды. Боларны ир-егетләр үзләре сораган. Очрашуда ир-атлар өйрәнүләр турында сөйләде, үтенечләрен һәм теләкләрен җиткерде. Аларның бер өлеше урында хәл ителде, калганнары исәпкә алынды. Якын арада инструментлар һәм хуҗалык кораллары сатып алыначак.

Бөгелмәдән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү мәсьәләләрен Линар Закиров даими контрольдә тота. Бөгелмәдә мобилизацияләнгәннәрне экипировка һәм көнкүреш әйберләре белән шәһәр җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр тәэмин итә.

Бөгелмә районыннан чакырылучылар районнан киткән вакытта рюкзаклар, һәм дарулар, гигиена җыелмалары, фляжкалар, тышкы аккумуляторлар, мобиль телефоннар, тактик трослар, ковриклар, йоклау өчен капчыклар, балаклавалар, шлем астыннан кия торган башлыклар салынган биштәрләр алды. Аларны мобилизацияләнгән кешеләргә муниципаль берәмлек җитәкчелеге бирде.

Офицерлар составына өстәмә рәвештә җылы кием, рация, хәрби планшетлар, тактик аксессуарлар тапшырылды.

Моннан тыш, ир-егетләргә пычкылар, төзелеш инструментлары һәм армия палаткаларын җылыту өчен буржуйка мичләре тапшырылды. Аларны «ГКС» предприятиесенең Бөгелмәдәге филиалы түләүсез ясап тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100