news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мэры махсус хәрби операция зонасына ярдәм партиясен илтте

Бөгелмә мэры махсус хәрби операция зонасына ярдәм партиясен илтте
Фото: Татарстан Бөгелмә районы матбугат хезмәтеннән

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк партиясен махсус хәрби операция зонасына илтте. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Бөгелмә районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Донецк Халык Республикасы территориясендәге штурм, тыл подразделениеләре һәм артиллерия хәрбиләренә кече Ватаннарыннан бүләкләр тапшырдылар. Алар - УАЗ автомобиле, квадроцикл, мотоцикл, пилотсыз оча торган аппаратны (БПЛА) ачыклау детекторлары, төзелеш материаллары, генератор, электробензоинструмент, медикамент, азык-төлек продуктлары, беренче чиратта кирәкле әйберләр, җылы кием һ.б.

«Без гуманитар ярдәм җыюны бер генә минутка да туктатмыйбыз. Хәрбиләр ихтыяҗы буенча ярдәм формалаштырабыз һәм аны партияләп җибәрәбез. Барлык бөгелмәлеләргә ярдәмнәре һәм битараф булмаганнары өчен рәхмәтлемен. Безнең ярдәм егетләргә чын-чынлап рухларын күтәрергә һәм өйдә аларны яратуларын һәм көтүләрен онытмаска ярдәм итә!» - дип шәрехләде Линар Закиров.

2 сентябрьдә Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Фото, видео: Татарстан Бөгелмә районы матбугат хезмәтеннән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100