news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мэры авыру кызга синтезатор бүләк итте

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хыялын чынга ашыруны сораган кыз өчен игелекле тылсымчы булды. Ул Камиләгә синтезатор бүләк итте. Күптән түгел кыз Бөгелмә хәйриячесе оештырган Бөек Устюгка сәяхәттән кайткан. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

«Камилла бик талантлы һәм эш сөючән. Чын күңелдән сәламәтлек телим. Кызның тормышында һәрнәрсәнең һичшиксез уңышлы булуын телим. Ә без һәрвакыт янәшәдә булачакбыз», — диде Бөгелмә мэры.

Хыялын тормышка ашыру үтенече белән «Игелек» волонтерлык хәрәкәтенә Камилә Шакированың әнисе мөрәҗәгать иткән. Камиләгә 10 яшь, ул ДЦП диагнозлы. Авыруына карамастан, кыз бик талантлы, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Камилә үз синтезаторы турында хыяллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100