Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә мәчетендәге татар теле курсларын 20 бала тәмамлаган
Бөгелмәнең «Гәүһәр» мәчетендә «Без туган телне өйрәнәбез!» дип аталган өч айлык татар теле курслары тәмамланган. Анда 20ләп бала татар телен өйрәнгән.
Укыту Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылган.
Уку атнага ике тапкыр уздырылган. Дәресләрне югары квалификацияле укытучылар алып барган. Барлык тыңлаучыларга да башлангыч дәрәҗәдә татар телен үзләштергәнлек турында сертификатлар тапшырылган.
Татар телен өйрәнергә теләүчеләр проектка октябрь аенда кушыла алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз