Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә кызлары беренче тапкыр сайлауда катнашулары турында сөйләгән
Бүген Россия Президентын сайлау старт алды. Бөгелмә халкы 15, 16 һәм 17 нче мартта иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
Алинә Таһировага февральдә 18 яшь тулган. Аның өчен бу тәүге сайлаулар. Яшь активист, шәһәр театр студиясенә йөрүче фикеренчә, аның тавышы ил һәм туган шәһәре язмышын хәл итүдә бик мөһим. Алинә 9 нчы мәктәптә 1096 нчы участокта тавыш биргән.
«Сайлаулар ул – үзеңнең гражданлык позицияңне белгертү ысулы. Без сәяси аренада безне тәкъдим итәчәк кешене сайлыйбыз. Минем фикерем дә исәпкә алынуы минем өчен бик әһәмиятле, шуңа күрә сайлауга килү кирәк», – диде Алинә.
Физкультура буенча республика олимпиадасында ике тапкыр призер Дарья Бородина да беренче тапкыр тавыш бирә. Даша Россия Президентын сайлауда тавыш бирү һәр гражданинның тормышын яхшы якка үзгәртергә тиешле мөһим һәм аңлап бара торган адым дип саный.
«Ил Президентын сайлауда катнашу – һәр гражданинның бурычы. Без алдагы 6 елга Илбашын сайлыйбыз. Бу бик мөһим», – дип сөйләде Дарья.
Бөгелмә районында сайлау көннәрендә барлыгы 1712 кеше беренче тапкыр тавыш бирә. Сайлау участокларында барысына да традицион төстә символик бүләкләр тапшырачаклар.
- РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз