news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә кадетлары өченче тапкыр рәттән республика ярышларында җиңү яулыйлар

Казанда Ватан Геройлары көненә багышланган V Республика хәрби-спорт ярышлары узды. Бөгелмә кадетлары өченче тапкыр рәттән республика ярышларында җиңү яулыйлар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы хәбәр итә.

Ярышлар программасына Калашников автоматын сүтеп җыю, магазинны патроннар белән тәэмин итү, ату, төеннәр бәйләү һәм көч күнегүләре кертелгән.

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбенең яшь армиячеләр командасы югары әзерлек күрсәтеп, алдагы ике елдагы уңышларын кабатлап, яңадан беренче урынга чыкты.

Чараны «Татарстан Республикасы чик сакчылары берлеге» оештырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot