news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә йөгерүчеләре район башлыгыннан популяр маршрутны торгызуда ярдәм итүне сораган

Бөгелмә йөгерүчеләре район башлыгыннан популяр маршрутны торгызуда ярдәм итүне сораган
"Бөгелмә авазы"

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировка «Бөгелмә йөгерүчеләре» җәмгыяте вәкилләре мөрәҗәгать итте. Алар шәһәр традициясен яңартуны - 9 Майга багышланган җиңел атлетика эстафетасын Җиңү көнен бәйрәм итү көнендә уздыруны сорый.

Шулай ук йөгерүчеләр шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итеп, Мәңгелек уттан алып Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның туган ягына кадәр тагын бер популяр йөгерешне - Бөгелмә-Сугышлыны торгызуда ярдәм итүен сорый. Бу ярыммарафон 1977 елдан башлап ел саен үткәрелә. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Шәһәр администрациясендә узган атналык киңәшмәдә Линар Закиров спорт һәм туризм эшләре секторы мөдиренә бөгелмәлеләрнең спорт берләшмәсе үтенечләрен үтәргә кушты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100