news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә интернат-мәктәбе «Үзенчәлекле талантлар» инклюзив сәнгать конкурсы лауреаты булды

Бөгелмә интернат-мәктәбе коллективы «Үзенчәлекле талантлар 2025» IX инклюзив сәнгать конкурсы лауреаты булды. Мәскәүдә узган гала-концертта яшь артистларга Татарстан Республикасы вице-премьеры - ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итә.

Конкурс Россия һәм Белоруссиядән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле балалар өчен үткәрелә.

Быел Россиянең 80 төбәгеннән 4 меңнән артык гариза кабул ителгән. Гала-концертта Россиянең 11 шәһәреннән иң яхшы катнашучылар чыгыш ясады. Бөгелмәнең ишетмәүче балалар коллективы «Кытай мотивлары» номерын тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot