news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенә яңа директор билгеләнде

Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенә яңа директор билгеләнде
"Бөгелмә авазы"

Бөгелмә һөнәри-педагогик көллият директоры итеп район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча элеккеге урынбасары Гүзәл Рәхимова билгеләнде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров күпьеллык намуслы хезмәте өчен һөнәри педагогика көллиятенең элеккеге директоры Фәрит Кәлимуллинга рәхмәт белдерде. Ул 1985 елдан бирле көллиятне җитәкләгән.

«Фәрит Кәлимуллин Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты буларак, үзенең эшчәнлеген иҗтимагый эшчәнлек белән һәрвакыт актив берләштерде. Моннан тыш, ул — педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан мәктәбенең атказанган укытучысы һәм Россия Урта һөнәри белем бирү оешмасының мактаулы хезмәткәре. Без сезгә яшьләр белән күпьеллык эшегез, шәһәр үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләп үтте Линар Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100