news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә драма театрының элеккеге директоры мошенниклык турында эш фигуранты булды

А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының элеккеге директоры мошенниклыкта шикләнелә. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, элеккеге директор эшкә хезмәткәрләр алу турында боерыклар чыгарган, әмма чынлыкта әлеге кешеләр хезмәт вазифаларын башкармаган. Хезмәт хакларын исә җитәкче үзенә алып барган һәм үз ихтыяҗларына тоткан. Шул рәвешле, прокуратура мәгълүматлары буенча, театр директоры 250 мең сум акча урлаган.

«Алдан тикшерү органнары күзәтчелек ведомствосы тикшерү материаллары буенча театрның элеккеге директорына карата җинаять эше ачты», - диделәр прокуратурада.

news_right_1
news_right_2
news_bot