Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә башлыгы хатыны һәм уллары белән Россия Президентын сайлауда тавыш биргән
Россия Федерациясе Президентын сайлауның өченче көнендә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хатыны һәм уллары белән «Юность» спорт комплексында урнашкан 1109 нчы сайлау участогында тавыш биргән.
«Бүген чыннан да шәһәребез, республикабыз һәм бөтен ил өчен мөһим көн. Күп кенә бөгелмәлеләр үз тавышын сайлауның беренче көнендә бирде. Актив гражданлык позициясен күрсәтеп, үз тавышын Россиянең киләчәге өчен биргән Бөгелмә халкына рәхмәтемне белдерәм», – диде шәһәр башлыгы.
Шәһәрнең башка участокларында кебек үк, 1109 нчы участокта да тавыш бирү бүген төгәл 8.00 сәгатьтә башланган. Беренче минутларда ук кеше күп җыелган. Яшьләр дә, олылар да гражданлык бурычын үтәргә килгән.
- Республикада 3 млн чамасы кеше сайлау хокукына ия. Икенче көн нәтиҗәләре буенча Татарстанда тавыш бирүчеләр 63,3 процент, Россиядә, читтән торып электрон тавыш бирүне исәпкә алмыйча — 55,10 процент.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз