news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә балалары татар халык уеннарын уйнап тәрбияләнәләр

Бөгелмә балалары татар халык уеннарын уйнап тәрбияләнәләр
Фото: «Бөгелмә авазы»

Бөгелмәдәге 22 нче «Алтын балык» балалар бакчасы балалалары II Региональ «Алтын капка» фестивалендә катнашты. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

«Без барыбыз да балачактан» — дигән атаклы язучы Экзепюри. Бу чыннан да дөреслеккә туры килә. Кем генә булуыбызга карамастан — язучымы син, укытучымы, әллә гади бер эшчеме күңел һәрвакыт балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер ул —уендыр, мөгаен.

Менә шушы уеннар, безне физик яктан да, рухи яктан да камилләштерә. Алай гына түгел, алар бездә дуслык иптәшлек, гаделлек, кыюлык, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Уеннарның ниндиләре генә юк аларның? Татар халкының, аеруча безнең балалар бакчасында балалар белән яратып уйнала торган уеннар бик күп. Мәсәлән: «Чума үрдәк, чума каз», «Кәрия Зәкәрия», «Зәңгәр чәчәк», «Миңлебай», «Түбәтәй», «Алтын капка». Һәр милләт халкының үз уены, аны уйнау төре, уеннарның үзенең мәгънәсе була.

Шуңа да безнең 22 нче балалар бакчасы балалары, татар теле тәрбияче Гөлнара Таминдарова белән берлектә «Алтын капка» дигән II Региональ фестивалендә «Самовар» дигән уенны яңартып, үзгәчә тәкъдим иттеләр. Без чын күнелдән балаларыбызга яңадан-яңа уңышлар, зур бөеклекләргә күтәрүләрен теләп калабыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot