news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә балалары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач кисте

Бөгелмә балалары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач кисте
Фото: Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты архивыннан

Бөгелмәдә «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләр хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач әзерләгән. Кызлар камыр басты, җәйде, токмач кисте, махсус хәрби операциядә катнашучыларга чын күңелдән сабырлык һәм сәламәтлек, шулай ук тизрәк өйгә кайтуларын теләделәр. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Киптерелгәннән соң, аны контейнерларга тутырдылар. Хәзер инде мәхәббәт белән эшләнгән бу токмач, сугышчыларга туган якларын искә төшереп, гуманитар конвой составында алгы сызыкка китәчәк.

«Балалар, өйдәге токмачтан ясалган шулпа якташларыбызга көч һәм оптимизм өстәр дип өметләнеп, бөтен күңел җылыларын, изге хисләрен салдылар», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot