Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте
Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең 75 еллыгы уңаеннан «Музыка, мин синең белән яшим...» дигән бәйрәм концерты булды. Ул бер сәхнәдә укытучыларны, укучыларны һәм чыгарылыш укучыларын берләштерде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Котлау сүзе белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Дамир Фәттахов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 75 ел эчендә мәктәпне яшь буынны тәрбияләү эшенә бирелгән педагогларның берничә буыны алмаштырган. Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның казанышлары — педагогик коллективның казанышы, аның тырышлыгы белән җылы, уңайлы йорт — традицияләре булган учреждение булдырылды.
Дамир Фәттахов учреждение коллективына күпьеллык педагогик эшчәнлеге, Бөгелмә районының мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә, балаларга эстетик тәрбия бирүгә керткән зур өлеше өчен ихлас рәхмәтен белдерде һәм мәктәп хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз