Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә балалар бакчасында ГТО физкультура-спорт комплексының беренче этабы узды
Бөгелмә районы 39нчы номерлы «Сандугач» балалар бакчасында өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексының беренче этабы узды. Чарада «Смешарики» мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар катнашты. Балаларны әти-әниләре алдан ук ГТО сайтында теркәгән иде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Балалар биш төрле сынау үтәде: эскәмиядә басып торган килеш алга иелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан сикерү, ун минут йөгерү һәм алты минут йөгерү. Бу биремнәр балаларның физик активлыгын һәм чыдамлыгын арттыруга исәпләнгән.
Балалар 2026 елның маенда лаеклы билгеләрен алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз