news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарга беренче тапкыр килгән Уфа рәссамы: Мондагы күзаллаулар минем эшләрдә чагылачак

Болгарга беренче тапкыр килгән Уфа рәссамы: Мондагы күзаллаулар минем эшләрдә чагылачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Болгарда I «Болгар риваятьләре» Арт-симпозиумы бара. Кичә симпозиум кысаларында Мәүлид бәйрәме уңаеннан күргәзмә узды. Болгарга беренче тапкыр килгән Башкортстан рәссамнары хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Рәссамнарның бергә җыелуы бик әйбәт. Җыелгач яңа идеяләр барлыкка килә, киңәшләшәбез, үзара ярдәм итәргә тырышабыз. Болгарга мин беренче тапкыр килдем, үземә ачыш ясадым. Бик матур, эчтәлекле урын. Монда йөргәндә борынгылар күз алдына килә, бу темага эшлисе килә. Бу күзаллаулар минем эшләрдә чагылачак», - диде Уфа рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Флюр Исмәгыйлев.

Ул күргәзмәдә үзенең ике эшен тәкъдим итте. «Су буйлап» дип аталган эшемә Халидә Бигичева җыры илһамландырган иде. Икенче рәсем «Шагыйрьләр» дип атала. Монда Шәмсетдин Зәки үзенең укучысы Мифтахетдин Акмулла белән ясалган», - дип сөйләде ул үзенең эшләре турында.

Башкортстанның атказанган рәссамы Вәгыйзь Шәйхетдинов шулай ук Болгарга беренче тапкыр килгән.

«Мәктәптә укыганда ук Болгар турында белә идек. Килеп карагач, бик тетрәндерде. Борынгы шәһәр күз алдына килә, монда атлар тотканнар, сәүдә иткәннәр, дип уйлап йөрибез. Күпме бина торгызылган. Минтимер Шәрип улы Шәймиев күпме көч куйган, зур рәхмәт. Минем монда булуыма туганнар ышанмый, фотолар җибәрәм», - дип сөйләде ул.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Симпозиум 1 октябрьгә кадәр дәвам итә. Кичә күргәзмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100