news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Боевиклар Алеппоның көньяк-көнбатышында химик һөҗүм ясаган

Әл Асад хәрби академиясе турысындагы һөҗүм кулдан эшләнгән ракеталар ярдәмендә агулы газ тараткан.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Боевиклар Алеппоның көньяк-көнбатышында Сирия армиясе һәм ополчение позицияләрен ракеталар ярдәмендә агулы газ таратып һөҗүм иткән, диелә “Новости” РМА хәбәрендә.

Асад академиясе турысында һөҗүм кулдан эшләнгән ракеталар ярдәмендә ясалган, нинди химикат файдалануы әлегә билгеле түгел. Әл Асад хәрби академиясе турысында канкойгыч сугышлар бара. Террорчылар миналанган автомобильләр һәм шартлаткыч белән үзен-үзе үлемгә дучар итүчеләрне файдалана.

news_right_1
news_right_2
news_bot