news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Боерган авылында татарлар куас ясый, чуашлар бәлеш пешерә

Бәйрәмнәрдә чуашлар бәлеш пешереп, ә татарлар чуаш халкының милли эчемлеге куас әчетеп бер-берсен сыйлыйлар.

Боерган авылында татарлар куас ясый, чуашлар бәлеш пешерә
buinsk-tat.ru

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Буинск-информ” төркеме күпмилләтле Боерган авылында булып кайтты. Анда татарлар куас ясый, чуашлар бәлеш пешерә. Бу турыда “Буинск-информ” сайтында хәбәр ителә.

Авыл халкының үзара дус яшәү сере белән без күбрәк Нина һәм Анатолий Малышевлар мисалында таныштык. Дуслык көче шулкадәр нык, бәйрәмнәрдә чуашлар бәлеш пешереп, ә татарлар чуаш халкының милли эчемлеге куас әчетеп бер-берсен сыйлыйлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot