news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөер җитешсезлеге һәм яман шеш белән авыручыларга социаль ярдәм чаралары киңәйтеләчәк

Хроник бөер җитешсезлеге һәм яман шеш белән авыручы татарстанлылар, керемнәре күпме булуга карамастан, дәвалануга бару өчен юл чыгымнарын компенсацияли алачак. Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар әлеге закон проектын хуплады.

Хәзерге вакытта хроник бөер җитешсезлеге һәм яман шеш белән авырган гражданнарга дәвалану урынына бару чыгымы гаиләнең җан башына туры килгән уртача керем яшәү минимумыннан ике тапкыр түбән булган очракта гына компенсацияләнә.

Яңа әзерләнгән закон нигезендә әлеге критерий кире кагыла, дип билгеләп үтә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Ул бу социаль ярдәм чарасын тормышка ашыру өчен бюджетта өстәмә акча каралырга тиешлеген әйтте.

«Республика өстәмә акча бүлеп бирергә әзер. Аның гомуми суммасы 93 млн сум булыр дип көтелә. 2023 елга бюджетта 10,6 млн сум каралган иде», — дип төгәллек кертә спикер.

Халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертүче закон проектын парламентның тиздән узачак утырышында карау планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100