news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөекбритания «Сәләт – Ак Барс» балалар лагеренә каршы санкцияләр кертте

Бөекбритания Россиягә каршы санкцияләрне киңәйтте һәм Кырымның Форос бистәсендә урнашкан «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгенә каршы чикләү чаралары кертте. Исемлек Берләшкән Корольлек Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Британия барлыгы 85 оешмага һәм кешегә каршы рестрикцияләр кертте. Чикләү чаралары Социаль проектлау агентлыгына һәм аның белән хезмәттәшлек итүче 49 кешегә (авторлар, тәрҗемәчеләр һәм видеооператорлар), «Воин» яшьләрне хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбия бирү үзәгенә, Интернетны үстерү институтына, Яшьләр мохитен өйрәнү һәм мониторинглау үзәгенә, шулай ук Севастополь дәүләт университетына һәм Евпаториядәге «Здравница» шифаханәсенә кагылды.

Моннан тыш, «Диалог» оешмасы генераль директоры Владимир Табакка, «Юнармия» хәрәкәтенең баш штабы җитәкчесе Владислав Головинга, «Росмолодежь» җитәкчесе Григорий Гуровка һәм яшьләр сәясәте белән бәйле башка берничә кешегә каршы санкцияләр кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot