news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышында катнашучының җәсәден 83 елдан соң туган авылына кайтарганнар

Бөек Ватан сугышында катнашучының җәсәден 83 елдан соң туган авылына кайтарганнар
Фото:Кадрия Гамирова/https://nashcheremshan.ru/

Бөек Ватан сугышында һәлак булган Габдулла Әшраповның җәсәден туган авылы Туймәткә алып кайтып кабат җирләделәр. Ул 83 елдан соң якыннары янына «кайтты». Аның сөякләрен, каскасын һәм башка шәхси әйберләрен, район хакимияте ярдәме белән оныклары Мәскәүдән барып алды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

«Газизебез бик озак көттереп кайтты. Кызганыч, аның ике кызы гына бу көнне күрә алды. Бабайның 29 оныгы, 63 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 65 баласы бар. Рәхмәт, эзләүчеләр төркеменә, безгә бу хәбәрне җиткергән Хәтирә Мәрданшинага, Мәскәүдә истәлекле чара оештырып, бабабызның җәсәден тапшыручыларга, район җитәкчелегенә, шулай ук митинг оештыручыларга һәм бабайны озатырга килүче авылдашларга», – диде Мәскәүгә үзе барган оныгы Тәгъзимә Тукаева.

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган, Хәтер һәм кайгы көнендә узган әлеге митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин да катнашты. Түбән Кама шәһәрендәге «Нефтехимик» эзләү отряды членнары да фронтовикны озатырга килгән.

Габдулла Әшрап улы 1941 елның 28 августында сугышка китә. Хатыны Айсылу аны сигез бала белән озатып кала, иң бәләкәй кызына ике ай гына була. 39 яшьлек якташыбызның бары бер хаты килеп кала, ул хәбәрсез югала. Хатыны Айсылу һәм балалары аны гомер буе көтеп яши.

Смоленск өлкәсе, Сафоновский районында барган казу эшләре вакытында аерым каберлектән аның медальоны табыла, аның язуы бик яхшы сакланган, шунда ук аның каскасына һәм сөякләренә тап булалар. Мәрхүмнең исемендәге бер хәрефтәге аерма (Абдулла) туганнарын табуны кыенлаштыра.

-Мин балачакта, әле ул вакытта әти дә исән иде, Абдулла Әшрәпов табылуы турында хәбәр килгәне истә, әти барырга да җыенды, аннан соң, ул түгел дип, сәфәр булмый калды, - ди Тәгъзимә Хәбибулла кызы. – Шул безнең бабай булган инде. Быел май аенда әлеге хәбәр килгәч, күңел нечкәрде. Ә хәзер аны алып кайтып, авылыбыз зиратына җирли алуыбызга шатланабыз, бабабыз белән горурланабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100