Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Ватан сугышында һәлак булган Спас районы хәрбиенең медальоны оныкчыгына тапшырылды

Җиңү паркында ел саен үткәрелә торган «Хәтер вахтасы – 2025» республика акциясе рәсми ачылды. Чарага дәүләт хакимияте вәкилләре, ветераннар, патриотик яшьләр оешмалары активистлары, студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды. Алар арасында Борис Андреянов җитәкчелегендәге «Болгар» отряды эзләнүчеләре дә бар иде. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында Гөлчәчәк Измайлова яза.
Тантана кысаларында 2024 елның 18 октябрендә Ленинград өлкәсе Тосно районы Ручьи авылы янында эзләү эшләре вакытында «Доблесть» төбәкара тарихи-патриотик иҗтимагый эзләү оешмасы тарафыннан табылган совет солдаты медальонын тапшыру узды. Медальон шактый зыян күргән булса да, Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәге белгечләре язуларны укый һәм ДНК-тикшеренү нәтиҗәләре ярдәмендә сугышчының шәхесен ачыклый алган.
Шулай итеп, табылган солдатның Татарстан Спас районы Иске Рәҗәп авылында туып үскән Сабиров Габдуллаҗан Сабирович булуы билгеле була.
Медальонны сугышчының оныкчыгы Гөлнара Гыйззәтуллинага кызылармеецның гаиләсен эзләүдә ярдәм иткән «Болгар» эзләү отряды командиры Борис Андреянов тапшырды.
Белешмә өчен: Габдуллаҗан Сабир улы Сабиров 1905 елда Кузнечиха районының Бәрәнҗәр (хәзерге Иске Рәҗәп) авылында туа. Кызылармеец җәсәде 2024 елның 31 октябрендә Ленинград өлкәсенең Тосно районы Коркинодагы туганнар каберлегендә җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз