news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышы ветераны «Мөхәммәдия» шәкертләренә үзенең тормыш юлы хакында сөйләде

Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, балигъ булмаган фашист концлагерьлары тоткыны Вера Бакаева белән очрашу узды. Нацист лагерьларын кичергән Вера Георгиевна шәкертләргә үзенең тормыш юлы хакында сөйләде һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүе турында белдерде. Әлеге чара Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне алдыннан һәм 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышлап үткәрелде. Олы яшьтә булуына карамастан, Вера Бакаева актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә, даими рәвештә иҗтимагый вакыйгаларда һәм очрашуларда катнаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда мәдрәсәнең көндезге бүлегендә белем алучы барлык шәкертләр, мөгаллимнәр һәм махсус хәрби операция волонтерлары катнашты. Катнашучыларны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сәламләде. Ул бүгенге чараның әһәмиятен ассызыклап, Вера Георгиевна Бакаеваның шәхси батырлыгын һәм ныклыгын билгеләп үтте, шулай ук яшь буынга мөһим үгет-нәсыйхәтләр белән мөрәҗәгать итте: үткәннәрдән сабак алып, батырлыкларны онытмаска.

Бүгенге очрашу героеның тормышы гади булмаган, ул күпләр өчен үрнәк булып тора. Вера Георгиевна Угличта офицер гаиләсендә дөньяга килә, әнисе балалар йортында эшли һәм ул да әти-әнисе белән балалар йортында яши. 1941нче елда Вера мәктәпкә барырга әзерләнә, кызга портфель сатып алалар һәм форма тегәләр, ләкин сугыш башлана. Әтисе поселоктагы башка ир-атлар белән бергә фронтка китә. Балалар йортын эвакуациялиләр. Балаларны ташыган паромнар һәм баржалар кәрваны фашистлар бомбасына дучар була. Исән калганнарны немецлар әсирлеккә ала, өлкәннәрне сарайларга кертеп яндыралар, ә балаларны концлагерьга алып китәләр – анда Вера өч ел була.

Вәзгыятьне Кызыл армия гаскәрләренең һөҗүме үзгәртә. Фашистлар, әсирләрне атып, чигенәләр. Кызның аякларына берничә пуля тия, ул егылып үлгәнгә салыша һәм шулай исән кала.

1943нче елда, башка балалар белән бергә, Вера Казанның мех фабрикасында эшли башлый, анда совет очучылары өчен кыска туннар, мех бияләйләр һәм унталар тегә. 12 яшеннән ул Мехчылар берләшмәсендә хезмәт куя, предприятиедә гомуми хезмәт стажы 30 елны тәшкил итә.

Вера Георгиевна «1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны», «Балалар концлагерьлары тоткыны» һ.б. медальләр белән бүләкләнгән.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле ул фронтка 1800 пар мех аяк киеме аслыгы җибәргән, ул аларны иске туннардан әзерләгән, ә туннарны исә волонтерлар һәм танышлары тапшырган.

Мәдрәсәнең көндезге бүлеге шәкертләре белән очрашуда «Мөхәммәдия»нең кичке бүлегендә икенче курста укучы, СВОда катнашучыларга актив ярдәм итүче волонтер Гөлфия ханым да катнашты. Ул шулай ук сугышчыларга ярдәм итүнең мөһимлеге хакында искә төшерде.

Мәдрәсә директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт бар дөньяда тынычлык булсын өчен дога кылуның мөһимлеген ассызыклап, очрашу азагында Вера Бакаевага күчтәнәчләр тапшырды.

Очрашу Бөек Ватан сугышы ветераны белән фотога төшеп тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot