news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Рохлина бүләкләрен Татарстанда яшәүче гаиләгә тапшырды

Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Рохлина «Сталинград сугышында Җиңүгә 80 ел» медален һәм «Надежда России» берләшмәсе бүләген Арслан Сибгатуллинга һәм аның әнисе Гүзәлгә тапшырды. Чара «Игелекле бул! Татарстан» республика акциясе кысаларында узды, дип хәбәр итә берләшмә.

Мария Рохлина 1924 елның 28 сентябрендә Запорожье өлкәсендә туган. Сугыш вакытында санинструктор булып эшләгән, йөзләгән сугышчының гомерен саклап калган, Сталинград һәм Курск сугышларын узган, Днепрны кичкән, Украина, Молдавия, Румыния, Польша, Германия һәм Чехословакияне азат итүдә катнашкан. Аның бүләкләре арасында II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлары өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм башка истәлекле билгеләр бар.

Ветеран социаль челтәрләрдә дүрт яшьлек Арслан Сибгатуллинның Җиңү көне алдыннан «Изге сугыш» («Священная война») җырын башкарган видеосын күргән –малайга әлеге җырны өйрәнергә әнисе Гүзәл тәкъдим иткән. Ролик йөзләгән мең карау җыйган, бу җыр белән Арслан Габдулла Тукайның туган көненә багышланган митингта һәм Камал театрында «Тантана» премиясен тапшыру тантанасында чыгыш ясаган.

Әлеге җыр Мария Михайловнаның күңелен кузгаткан һәм ул үз бүләкләренең бер өлешен Сибгатуллиннар гаиләсенә тапшырырга карар кылган. Бүләкне тапшырганда ветеран, Гүзәл Сибгатуллинага мөрәҗәгать итеп, аны Россиянең иң яхшы әнисе дип атады. Шулай ук әлеге бүләкнең Дәүләт Думасы депутаты җитәкләгән «Россия өмете» берләшмәсе хатын-кызлары исеменнән тапшырылуын, ә Гүзәлнең аларның өмете булуын искәртте.

Татарстанлылар үзләренең игелекле гамәлләре турында «Игелекле бул! Татарстан» республика акциясе кысаларында сөйли ала. Аның максаты – волонтерлыкның кечкенә эшләрдән башлануын күрсәтү. Акциядә дүрт юнәлеш буенча катнашырга мөмкин:

  • «Көн герое» – һәр катнашучының көндәлек игелекле гамәлләре;
  • махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм;
  • ветераннарга, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм;
  • «Мин – волонтер» – республика иреклеләр берләшмәсенең 20 еллыгына багышланган махсус рубрика.

Барлык тарихлар #БудьДобрымТатарстан хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырыла, акция нәтиҗәләре буенча республиканың «игелекле эшләр картасы» формалаша.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, акциягә аңлатма биреп, ветераннарга озын гомер теләде. Ул Татарстанны игелекле эшләр төбәге дип атады, мондый эшнең көндәлек гамәл һәм ярдәмгә мохтаҗларга игътибар күрсәтү икәнен аңлатты, татарстанлыларның башлангычларын «Игелек.Үзәкләр»дә («Добро.Центры») һәм «Күрше» фестивальләре кысаларында күрә алачакларына ышаныч белдерде, шулай ук барлык халыкны көн саен кылган игелекле гамәлләре турында социаль челтәрләрдә сөйләргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot