Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйль Сираев: Сугыш кына була күрмәсен
96 яшьлек ветеран Җиңү парадында катнашты.
Казанда Җиңү парадында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйль Сираев сугыш була күрмәсен дигән теләген җиткерде.
Исмәгыйль Сираев Спас районы Көек авылында туып үскән. Аны фронтка 1944 елда 17 яшендә туган авылыннан алып киткәннәр. Ул башта Калининградта булган, ә 1945 елда аны Япониягә җибәргәннәр. 7 ел хезмәт итеп, 1951 нче елда гына өенә әйләнеп кайткан. Сугыш ветераны фронттан кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, тимер юлда машинист булып эшләгән. Хәзер Казанда яши.
«Аллага шөкер, 96 яшемә җиттем. Безнең буын сугышын да, ачлыгын да, ялангачлыгын да күрде. Без күргәннәрне берегезгә дә кичерергә язмасын. Сугыш кына була күрмәсен. Бәхетле булыгыз», - диде ветеран «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз