Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Хәмидуллинга 103 яшь тулган
Бүген Бөек Ватан сугышы катнашучысы Фатыйх Хәмидуллинга 103 яшь тулган. Ветеранны туган көне белән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре – сектор мөдире Зөлфия Булатова һәм матбугат сәркатибе Динә Галәветдинова котлады, дип хәбәр иттеләр Татарстан вәкиллегенең телеграм-каналында.
Ветеранга Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшиннан изге теләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге
Фатыйх Хәмидуллин Бөек Ватан сугышын башыннан азагына кадәр узган, снайпер булган. Сугыштан соң Ташкентка кайткан, автотранспорт предприятиесендә эшләгән. Ветеран тумышы белән Татарстанның Буа районыннан. 30нчы елларда аның әти-әнисе балалары белән Ташкентка күченеп килгән.
83 яшендә хатыны белән Кисловодскига, аннары Мәскәүгә күченгән. Пар өч ул үстергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз