Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Хәмидуллин бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте
Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Хәмидуллин кичә бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фатыйх Хәмидуллинны юбилее белән Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре Наилә Акмаева һәм Фикус Мортазина котлады. Алар ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән юбилярга изге теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Фатыйх Хәмидуллин 1923 елның 29 мартында Татарстанның Буа районында туган. Узган гасырның 30нчы елларында аларның гаиләсе Ташкентка күченә.
20 яшьтә фронтка китә. Бөек Ватан сугышын совет гаскәрләренең Балтыйк буе һәм Белоруссия фронтлары төркемендә уза. Иван Баграмян җитәкчелегендәге 11нче гвардия Кызыл байраклы армия составында Бранденбургны алуда катнаша.
Фатыйх Хәмидуллин сугышны сержант дәрәҗәсендә төгәлли. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Брестны азат иткән өчен медаль белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Ташкентка әйләнеп кайта, автотранспорт предприятиесендә эшли. Хатыны белән өч ул тәрбияләп үстерәләр.
83 яшендә – Кисловодскига, 10 ел элек Мәскәүгә күчеп килә.
Хәзер Фатыйх Хәмидуллин ялгызы яши, социаль хезмәткәрләр ярдәменнән баш тарта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз