Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Ватан сугышы ветераны Чыңгыз Җәләлетдинов: Сугышка өлгерә алмам дип борчылдым
«Хәрбиләр арасында яшьләр күп иде. Бернәрсәдән дә курыкмадылар, сугышка ыргылдылар», - диде ул.
Үзбәкстанда гомер итүче 97 яшьлек милләттәшебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Чыңгыз Җәләлетдинов сугышка барырга өлгереп булмас дип, борчылган булган.
«Сугышның беренче көненнән үк көн саен хәрби комиссариатка барып фронтка җибәрүләрен сорадым. Мине кабул итмәделәр, чөнки 16 гына яшь иде. Аннары Ташкент пулемет-миномет училищесына укырга кердем, кече лейтенант булдым. Сугышка барырга өлгерә алмам дип борчылдым. Шулай да, мине пулемет взводы командиры буларак сугышка җибәрделәр», - дип сөйли ул Үзбәкстан порталына биргән әңгәмәсендә.
Ветеран сугыш барган вакыйга урынын «пычрак иде» дип искә ала. «Хәтта танклар да үтә алмады. Безнең ике тәгәрмәчле «Максим» дигән станок пулеметлары сазлыкларда йөзеп йөрде. Мин аларны кулда тартып, коры урынга чыгарырга булыштым. Бу ут коралы дошман тупланмаларына каршы куллануның иң яхшысы иде», - дип искә ала ул.
Чыңгыз Җәләлетдинов әйтүенчә, ул вакытта хәрбиләр арасында яшьләр күп булган. «Алар бу хәлнең бөтен куркынычын аңламый иде. Бернәрсәдән дә курыкмадылар, сугышка ыргылдылар. Үз гаиләләре юк иде, шуңа күрә үз тормышлары өчен курку да тоймаганнардыр», - диде ветеран.
Беренче тапкыр ул Кировград шәһәрендә 1943 елда яралана. «Пулеметны саз эченнән позициягә чыгарырга булышмакчы идем. Шулвакыт кулга чүкеч белән суккан кебек булды – кулга пуля эләкте. Аннан соң Харьков госпиталенә җибәрделәр. Кулым төзәлгәнче атучылар курсларына җибәрделәр, мин анда рота командирлыгына укыдым. 1945 елның мартында рота командиры буларак Берлинга җибәрделәр. Җиңү көнен шунда каршы алдым», - ди ул.
«Сугыш бетте дип игълан ителсә дә, немецлар каршы торды. Фашистлар америкалылар ягына күчмәсен дип, 4-5 майда Эльба елгасы буйлап киртәләр куйдык. Дошманны җиңә алдык. Сугыш беткәннән соң да мин отрядларны, дивизияләрне төзекләндерергә булыштым, туган ягыма 1951 елда гына кайттым», - дип сөйли Чыңгыз Җәләлетдинов.
- Чыңгыз Җәләлетдинов 1924 елның 1 ноябрендә Ташкент шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1942 елда Ташкент пулемет-миномет училищесына укырга керә, кече лейтенант була. 1943 елда пулемет взводы командиры буларак Бөек Ватан сугышына җибәрәләр. Берлинга кадәр барып җиткән.
- Ташкентка 1951 елда әйләнеп кайта. Хатыны Рәисә исемле. Бүгенге көндә дүрт оныгы, өч оныкчыгы бар.
- Чыңгыз Җәләлетдинов батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены, «Германияне җиңгән өчен», «Кенигсбергны алган өчен» медальләре, «Бөек Ватан сугышы» ордены һ.б. бик күп бүләкләр ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз