news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышы ветераны Әминә Әхмәдиева: Батыр халкыбызның җиңүләрен кадерләгез

Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә Залесный поселогында сугышта катнашкан батырларның якты истәлеген мәңгеләштергән обелиск-монумент янында тантаналы митинг һәм концерт булды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Әминә Әхмәдиева: Батыр халкыбызның җиңүләрен кадерләгез
Фото: «Татар-информ» өчен «Залесный» мәдәният үзәге тәкъдим итте

Агымдагы елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнен 81 еллык юбилее үткәрелә. «Залесный» мәдәният үзәге артистлары һәм иҗат коллективлары Ватанны саклаучылар хөрмәтенә куелган обелиск янында тантаналы митинг оештырды. «Сугыш. Җиңү. Хәтер» дип аталган бәйрәм чарасында хакимият башлыгы урынбасары Руслан Зәбиров, Киров һәм Мәскәү районнары буенча хәрби комиссар Ленар Хәйретдинов, аның урынбасары Дмитрий Скобельников белән бергә 3730нчы хәрби часть хәрбиләре, шәһәр уку йортларыннан укучылар һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


Тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әминә Әхмәдиева хөрмәтле кунак булды. Ул тумышы белән Саба районыннан. Җәен аңа 102 яшь тула.

«Кадерле дуслар! Барыгызны да чын күңелдән бөтен халкыбыз өчен кадерле бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм. Тантанабызда катнашучыларның һәм бу сугыш елларындагы вакыйгаларга катнашы булганнарның барысын да котлыйм. Зинһар, батыр халкыбызның җиңүләрен кадерләгез!» – диде ветеран.

Бәйрәмдә «Татарстан Республикасы башкортлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә актив катнашты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе һәм «Залесный» мәдәни үзәге директоры, танылган курайчы-виртуоз Тимур Йосыповның җитәкчелегендә бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр институты студенты, «Татмедиа» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон басмасы хезмәткәре, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы фоторәссамнар берлеге вәкиле Юлай Низаев үзенең бабасы язган «Батыр кабере янында» поэмасыннан өзек укыды. Әлеге әсәрнең авторы – Башкортстанның күренекле татар журналисты, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Әгъдәл Низаев.

Шулай ук «Сандугач» коллективы башкаруында биюләре, «Звонкие голоса» һәм «Шаян» вокаль студияләре башкаруында җырлар, шулай ук Альбина Нигъмәтуллинаның чыгышлары тәкъдим ителде. Тамашачылар һәр җырның ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылганын билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot