news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Консультацияләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 28 апрельдә оештырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Халык сорауларына РФ Пенсия фондының, РФ Социаль иминият фонды, РФ Федераль салым хезмәте, РФ Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Юстиция министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк. Моннан тыш, консультацияләрне ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Прокуратурасы вәкилләре, адвокат һәм нотариус күрсәтәчәк.

Халыкны кабул итү 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узачак/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100