news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышы ветераннарына ел саен 75 мең сум акча түләргә тәкъдим ителде

ЛДПР Дәүләт Думасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Җиңү көненә ел саен 75 мең сум түләргә тәкъдим итүче закон проекты кертте. Тиешле закон проекты Думаның электрон базасында урнаштырылды. Бу хакта РИА Новости яза.

«Закон проектында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү көненә 75 мең сум күләмендә ел саен акчалата түләү бирүне күздә тота торган үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә», - дип күрсәтелә.

Ярдәм чарасын Бөек Ватан сугышы инвалидларына, "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә, "Севастопольдә яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына бирү тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot