Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен электричкаларда йөрү бушлай булачак
Бөек Ватан сугышы ветераннарына 1 майдан 30 июньгә кадәр шәһәр яны поездларында ташламалы йөрү мөмкинлеге биреләчәк, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте.
«Бушлай йөрү хокукы «Содружество» компаниясенә хезмәт күрсәтү полигонында йөрүче барлык шәһәр яны поездларына, шул исәптән урыннарны күрсәтеп, шулай ук уңайлылык өчен тариф алмыйча югары комфортлы вагоннарда бирелә», – диелә хәбәрдә.
Бушлай йөрү хокукы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, тыл хезмәтчәннәренә; блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә, «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук концлагерьларда, геттоларда һәм башка мәҗбүри тоту урыннарында балигъ булмаган тоткыннарга бирелә.
Моннан тыш, аларны озатып йөрүчеләргә дә билетлар бушлай булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз