news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераннары 2025 елда 80 мең сум түләү алачак

Бөек Ватан сугышы ветераннары 2025 елда 80 мең сум түләү алачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирелә. Алар 2025 елда 80 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Тыл хезмәтчәннәренә һәм Ленинград блокадасын кичергән кешеләргә 55 мең сум түләнәчәк. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге коллегиясенең йомгаклау утырышында бүлекнең җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Традицион рәвештә һәр ел саен апрельдә Татарстан Бөек Ватан сугышы ветераннарының аерым категорияләрен бүлеге Җиңү көне уңаеннан еллык түләү белән тәэмин итә. Узган елда 189 ветеранга 10 мең сум акча түләнде. Быел Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да Җиңүнең 80 еллыгын уздыру уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү бирү турында указ имзалады», - диде ул.

Фонд ветераннарга һәм фронтовикларның тол хатыннарына, шулай ук балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына 80 мең сум, ә тыл хезмәтчәннәренә һәм балигъ булган концлагерь тоткыннарына 55 мең сум түләячәк.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. 2025 ел шулай ук ул илдә Ватанны саклаучы елы дип игълан ителде.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге коллегиясенең йомгаклау утырышы Казанда уза. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнаша.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фронтовикларга мактаулы гражданнар статусы бирүне тәэмин итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100