news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышы катнашучысы йөз яшьлек Әхәт Латыйпов Әйшәдә үз өендә тавыш бирде

Бөек Ватан сугышы катнашучысы йөз яшьлек Әхәт Латыйпов Әйшәдә үз өендә тавыш бирде
Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Яшел Үзән районы Әйшә авылында быел йөз яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт Латыйпов үз өендә тавыш бирде. Ике бюллетень тутырып, ул үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

«Бюллетеньнәр минем кулларым аша узгач, бәхетле эшләсеннәр!» – диде ул.

Әхәт Тәхият улы Әлки районы Алпар авылында туган. 1942 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм Курск дугасындагы сугышларда катнаша. Күрсәткән батырлыгы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Жуков медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң озак еллар Әйшә автотранспорт предприятиесендә баш инженер булып эшли. Хатыны белән бергә 68 елдан артык гомер кичерәләр, биш бала – ике ул һәм өч кыз тәрбиялиләр.

Бүген Әхәт абыйны алты оныгы, ун оныкчыгы тәрбияләргә булыша. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран актив гражданлык позициясен саклый: мәктәпкә һәм авыл клубына йөри, анда яшьләр белән ватанпәрвәрлекнең әһәмияте турында сөйләшә.

news_right_1
news_right_2
news_bot