news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы инвалидларына өстәмә түләү һәм коммуналь хезмәтләргә льготалар бирелә

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы инвалидларына сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау өчен ай саен акчалата компенсация түләнә.

I төркем инвалидлары 22 908 сум, II төркем инвалидлары 11 454 сум, ә III төркем инвалидлары 4 581 сум күләмендә түләүләр ала.

Федераль бюджеттан субвенция хисабына Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-льготалар бирелә. Аларның күләме куллану нормативлары чикләрендә хезмәт бәясеннән 50 процентны тәшкил итә.

Тыл хезмәтчәннәре шулай ук республика бюджетыннан айлык акчалата түләүләр ала. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм инвалидларына, концлагерь тоткыны булганнарга, блокадалы Ленинградта яшәгәннәргә һәм ветераннарның тол хатыннарына Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100