Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Ватан сугышы геройлары портретлары бөтен Россиядә меңләгән экраннарда күрсәтеләчәк
«Үлемсез полк» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы геройларының портретлары бөтен илдәге экраннарда трансляцияләнәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Трансляция 9 майда 150дән артык шәһәрдә Russ цифрлы җиһазында булачак. Экраннар урам конструкцияләрендә, җәмәгать транспортында (шул исәптән метрода), шулай ук аэропортларда, вокзалларда һәм Wildberries заказлар бирү пунктларында урнаштырылган. Геройларның портретлары Россиянең бөтен территориясендәге дистәләгән мең экранда трансляцияләнәчәк.
Быел гадәти һәм онлайн форматта узачак «Үлемсез полк» акциясенең анонслары 23 апрельдән 6 майга кадәр Россиянең 16 миллионлы шәһәрендәге зур аэропортларда һәм вокзалларда күрсәтелде.
Исегезгә төшерик, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз