Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Ватан сугышы елларында Казанда эшләгән язучылар турында күргәзмә ачыла
24 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә ТР Милли музее филиалы — Татар китабы йортында «Әдәби тыл: Казан» күргәзмәсе ачыла. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Казанда яшәгән һәм эшләгән совет язучыларының язмышына багышлана. Бу хакта Татар китабы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәдә Татарстан Милли музее фондында сакланган экспонатлар күрсәтелә. Алар арасында хатлар, фотосурәтләр, Татарстан китап нәшрияты сугыш елларында бастырган китаплар, агитация плакатлары бар. Уникаль ядкярләр арасында - Борис Пастернак култамгасы сакланган хат, Муса Җәлилнең «Окоптан хатлар» китабы, Гадел Кутуйның сугышка алу турында гаризасы. Күргәзмәдә Матбугат йортында Язучылар берлегенең эш бүлмәсе интерьеры да тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә әдәби тыл тормышын һәм эвакуация вакытында совет язучылары арасында барлыкка килгән бәйләнешләрне яңадан тергезә. Проектның геройлары арасында Вилли Бредель, Александр Фадеев, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Константин Федин, Лев Ошанин, Алексей Толстой, Анна Ахматова, Марина Цветаева һәм башка исемнәр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз