news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әлки районында конкурс игълан ителә

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әлки районы үзәгендәге, авыллардагы иң матур бизәлгән, төзекләндерелгән учреждение, предприятие, эшмәкәрләр бинасына, аның территориясенә конкурс игълан ителә. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Конкурс комиссиясе бина һәм территорияләрнең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына атап бизәлүенә игътибар итәчәк. Шулай ук бакчаларның күз явын алырдай чәчәкләргә, яшеллеккә күмелүе, тирә-юньнең төзек, ямьле булуы бәяләнәчәк.

Юбилей уңаеннан үткәрелгән бу конкурста хезмәт коллективлары актив катнашыр, дип көтелә. Без әби-бабаларыбыз китергән җиңүне шулай күркәм күренешләр белән каршы алырбыз. Конкурс булгач, иң тырыш һәм үрнәк коллективлар бүләкләргә дә ия булачак, дигән сүз.

Нәтиҗәләр 9 май – Бөек Җиңү бәйрәме чараларында ясалыр, дип планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100