Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Җиңү көне алдыннан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле вокаль-хореографик спектакль күрсәтә

4 һәм 9 майда Казан Кремле территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Спектакльләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җәйге программасы кысаларында узачак. Спектакль 4 майда 17.00 сәгатьтә, 9 майда 18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
«Коллектив Мәскәү режиссеры Сергей Цветковның «Была война...» (Сугыш булды) вокаль-хореографик спектаклен тәкъдим итәчәк», – дип хәбәр итә коллективның матбугат үзәге.
«Бу әле генә очрашып, бер-берсенә гашыйк булган егет белән кыз турында йөрәк кылларына үтеп керә торган мелодрама. Бөек Ватан сугышы башлангач, гашыйклар аерылыша. Ләкин, күңелләрендә сугыш бетәр, алар һичшиксез очрашырлар һәм бәхетле булырлар дигән өмет яши», – дип спектакль сюжеты белән таныштыра оештыручылар.
«Без әби-бабаларыбызның батырлыгы турында әти-әниләребез сөйләгәннәрдән ишетеп беләбез. Безнең бурыч – сугыш турында истәлекне саклау, аны киләсе буынга тапшыру. Ләкин әхлак тәгълиматы аша түгел, ә сәнгать аша. Мин ышанам: җыр-биюләребез ярдәмендә без яшь йөрәкләрнең иң яшерен почмакларына барып җитәрбез һәм анда тирән эз калдыра алырбыз!», – дип сөйләгән ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов.
Куелышта «Боевая пехота», «Лизавета», «Марш артиллеристов», «Смуглянка» кебек сугыш еллары җырлары яңгыраячак.
- ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле — күпьеллык тарихы булган үзенчәлекле иҗат коллективы. Ул үзендә халык иҗатының күп гасырлык традицияләрен, аның бай мәдәниятен саклый һәм аны җыр, хореография сәнгате аша трансляцияли.
- «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җәйге программасы кысаларында 1 майдан 11 майга кадәр кунакларны мастер-класслар, концерт чыгышлары, перформанслар, куелышлар, кино күрсәтүләр һ.б. көтә. Барлык чараларга да керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз