news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Җиңү бәйрәмендә Актаныш хәрбиләре «Батырлык ордены» белән бүләкләнде

Бөек Җиңү бәйрәмендә Актаныш хәрбиләре «Батырлык ордены» белән бүләкләнде
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актанышта Җиңү бәйрәме аеруча истәлекле булды. Махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы батырларча көрәшкән актанышлыларга дәүләт бүләкләр тапшырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең бәйрәм котлавын һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен җиткергәч, батырларыбызны сәхнә түренә дәштеләр.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар Гыйндуллин белән Закир Зиннуров «Батырлык ордены» белән бүләкләнде, Илнар Флүс улының бүләген әнисе Вәрисә апага, ә Закир Марсель улының ордены хатыны Илиза Илфар кызына тапшырылды.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru/

Махсус хәрби операциядә катнашучы Радик Габделкәбиров дүртенче дәрәҗә Георгий тәресе, икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Руслан Гарифуллин да дәрәҗәле хөрмәтләүләр кабул итте. Җитәкчеләребез дәүләт бүләкләрен тапшырып, батырларыбызның гаиләләренә, үзләренә бәйрәм теләкләрен әйттеләр.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot