news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы ветераннар белән очрашты

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы ветераннар белән очрашты
https://yanarysh.ru/

Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Рәфилә Рәсүлеваның «Тыныч булсын дөньялар!» дигән язмасы чыкты.

Сугыш аяусыз. Аның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый.

Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан «Яңарыш» газетасы коллективының ветераннарыбызның хәлен белү, алар белән күрешеп-сөйләшү матур гадәтенә әйләнде.

Әнәс абый безне: «Бик күп еллар «Яңарыш» газетасын алдырып, бик яратып укый идем, хәзер күзләрем начар күрә, шрифты кечерәйде, ахры. Хәрефләрен зурайтыгыз әле», – дип шаяртып каршы алды. Тумышы белән Сарман районыннан булган 96 яшьлек Әнәс Мөбарәк улы Мөбарәков сугыш җирендә җиде ел йөреп кайткан. «Күбрәк Балтыйк буе илләрендә булдым. Сугыштан кайткач, «Ижсталь» заводына урнаштым. Әле бик нык идем, картлык үзенекен итә шул. Аяклар да, куллар да тыңламый. Сугыш җирендә күргән кыенлыклар да үзен сиздерә. Лаеклы ялга чыкканчы «кайнар цех»та эшләдем. Тормыш иптәшем Мөслим районыннан иде. Аның белән өч бала үстердек. Бүгенге көндә балаларым тәрбиясендә яшим, Аллага шөкер. Шуңа җаным әрни: бүген дә сугыш бара. Инде без күрәсен күрдек. Балаларыбыз, оныкларыбыз без күргәннәрне күрмәсеннәр иде», – диде ул.

23 майда 99 яшен тутыручы Шәйхенур ага Мулин да әле күз тимәсен, егетләр кебек. Ул — Актаныш районыннан. 16 балалы гаиләдә туып-үскән. 1942 елда фронтка китә. 1948 елда Ижауга кайтып, милициягә эшкә керә. «Сугышка киткәндә, әни бер уч туфрак бирде. Әнә шул сак­лагандыр дип уйлыйм. Мин инде хәзер бүгенге көн белән яшим, киләсе елда да бәйрәмне каршыларга язсын», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100