Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бөек Болгар», «Крутушка» фестивальләре һәм Алабуга ярминкәсе: җәйге чаралар программасы
«Бөек Болгар» фестивале кабат үз урынына — музей-тыюлыкка кайта.
Ел саен уздырыла торган «Крутушка» фестивале быел нәрсә белән шаккатырачак, Спас ярминкәсе кая күчәчәк, берьюлы 500дән артык һава еланын һәм рыцарьлар турнирын кайда күреп булачак? Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Автотуризм һәм елга сәяхәтләре — җәйге сезонның төп трендлары
Быел җәен Татарстанда зур чараларга, фестивальләргә һәм ярминкәләргә басым ясалачак. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдергәнчә, «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында дүрт зур чара грант ярдәме алган. Бу – Болгардагы «Бөек Болгар» һәм ике «Мечтатели» фестивале, шулай ук «Крутушка».
«Барлык туристик үзәкләребез дә актив эшли. Туристлар агымы динамикасы уңай, дип бәяләнә. Узган елда Татарстанның туристик үзәкләренә 8 миллионнан артык кеше килде. Хәзер төп бурыч — бу кызыксынуны саклап калу. Кешеләр безгә яңадан килсен өчен, яңа чаралар тәкъдим итәргә кирәк. Кешеләргә яңа эмоцияләр, яңа тәэсирләр кирәк», — дип билгеләп үтте ул.
Республиканың туристик үзәкләре арасындагы логистика елдан-елдан уңайлыклар итеп оештырыла. Иванов җәйге сезонның төп трендлары елга туризмы (Казан – Чистай – Түбән Кама – Алабуга – Чаллы яңа рейсы ачылу нәтиҗәсендә) һәм автотуризм (яңа М12 автомагистрале үсеше сәбәпле) булачак, дип саный.
Аның сүзләренчә, Мәскәү һәм Екатеринбургтан яңа трасса аша килүче кунаклар саны арткан.
Фестивальнең икенче өлеше (16-19 июльдә) аэростатларга багышланачак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Болгарда һава еланнары һәм аэростатлар фестивале
11-14 июльдә «Бөек Болгар» музей-тыюлыгында «Мечтатели» һава еланнары һәм һава шарлары фестивале узачак. Бу хакта чараны оештыручы — «Путешествие в прошлое» компаниясе башкарма директоры Алексей Кокурин сөйләде.
«Фестивальдә без иң гади кечкенө модельләрдән алып 3D-модельләргә кадәр төрле зурлыктагы һава еланнары ясаячакбыз һәм аларны күккә очырачакбыз. Программада 100гә якын мастер-класс, кызыклы интерактивлар, тарихи лекцияләр каралган. Һавага берьюлы 600дән артык елан очыртырга планлаштырабыз», — диде ул.
Фестивальгә үзеңнең һава еланын алып килергә дә, оештыручылар ярдәме белән урында ясарга яки сатып алырга да мөмкин булачак. Моннан тыш, авиамодельләштерү спорты буенча «Бөек Болгар кубогы» оештырылачак.
Алексей Кокурин: «Фестивальдә без иң гади кечкенө модельләрдән алып 3D-модельләргә кадәр төрле зурлыктагы һава еланнары ясаячакбыз һәм аларны күккә очырачакбыз»
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Фестивальнең икенче өлеше (16-19 июльдә) аэростатларга багышланачак. Спас районының төрле нокталарыннан һава шарларында очып булачак. Шулай ук ун команда тизлеккә дирижабльләр ясаячак һәм аларны һавага очырачак.
Чараның ике атнасы да Россиянең иң яхшы коллективлары башкаруындагы зур ут һәм әкият шоулары белән тәмамланачак.
«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале
Берничә еллык тәнәфестән соң, музей-тыюлыкта 8-9 августта кабат «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале узачак. Кунакларны кылыч сугышы турнирлары һәм рыцарьлар ярышы көтә, дип дәвам итте Алексей Кокурин.
«Без Бөек Болгарга яңа көчле программа белән кайтабыз. Монда төрле тарихи чорлар тәкъдим ителәчәк, бик күп мастер-класслар һәм зур концерт булачак», — диде ул.
Фестивальнең төп вакыйгасы — Россия һәм Белоруссиядән килгән иң көчле рыцарьлар арасында узачак зур турнир
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Сәхнәдә Юлия Чичерина, Мәскәүнең «Калевала» этно-рок төркеме, «Мещера» проекты һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.
Фестивальнең төп вакыйгасы — Россия һәм Белоруссиядән килгән иң көчле рыцарьлар арасында узачак зур турнир.
Шулай ук командалар арасында «өчкә-өч», «бишкә-биш», «унга-ун» номинацияләрендә урта гасыр сугышлары узачак.
Быелгы яңалык — бүрәнәләр, челтәрләр, сөңгеләр һәм башка атрибутлар белән җиде километрлы каршылыклар полосасы.
Дина Башкирова: «Безнең максат — бер мәйданчыкта төрле халыкларны һәм мәдәниятләрне бергә җыю»
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
«Крутушка» этник фестивале
Халык фольклорын, традицияләрен һәм һөнәрчелеген берләштергән халыкара «Крутушка» фестивале быел 21-23 августта 16нчы тапкыр узачак, дип хәбәр итте чараның сәнгать җитәкчесе Дина Башкирова.
«Безнең максат — бер мәйданчыкта төрле халыкларны һәм мәдәниятләрне бергә җыю. Алар өч көн дәвамында бергә яши, аралаша, җырлый-бии һәм милли сыйлардан авыз итә. Фестиваль «Байтик» лагере янында, искиткеч гүзәл табигатьтә уза: янәшәдә Казансу елгасы, урман һәм Зәңгәр күл урнашкан», — дип сөйләде ул.
Программада зур ярминкә, балалар өчен спектакльләр, кичке сәхнәдә этноколлективлар концерты көтелә. Кунаклар төрле халыкларның милли ризыкларын авыз итә һәм борынгы фотоаппаратларга фотога төшә алачак.
Халык фольклорын, традицияләрен һәм һөнәрчелеген берләштергән халыкара «Крутушка» фестивале быел 21-23 августта 16нчы тапкыр узачак
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»
Алабугада Борис Березовский фестивале һәм Спас ярминкәсе
Быел җәен Алабугада да зур чаралар планлаштырыла. 9-12 июльдә Борис Березовскийның «Летние вечера в Елабуге» фестивале көтелә. Кунаклар ачык һавада классик музыка тыңлый алачак. Бу хакта Алабуга музей-тыюлыгының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге мөдире Әлфия Мөшәрәпова сөйләде.
«Фестиваль Туйма елгасы буенда, Шишкин буаларында уза. Монда илнең иң яхшы музыкантлары башкаруында классик музыка тыңларга мөмкин булачак. 2024 елда 60 меңнән артык кунак килде. Быел фестивальнең җитәкчесе — танылган пианист Борис Березовский үзе дә чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Башкортстанның Дәүләт симфоник оркестры, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм башка танылган башкаручылар киләчәк, дип көтелә», — диде ул.
Әлфия Мөшәрәпова: «Фестиваль Туйма елгасы буенда, Шишкин буаларында уза. Монда илнең иң яхшы музыкантлары башкаруында классик музыка тыңларга мөмкин булачак»
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
31 июльдән 2 августка кадәр Спас ярминкәсе гөрләячәк. Күп гасырлык тарихы булган бу ярминкә быел бөтен илдән һөнәрчеләрне, осталарны һәм рәссамнарны җыя.
«Быел Спас ярминкәсенең төп сәүдә мәйданчыгы ипподром территориясенә күчә. Әмма фольклор коллективлары элеккечә шәһәрнең тарихи сәүдәгәрләр өлешендә чыгыш ясавын дәвам итәчәк», — дип билгеләп үтте Әлфия Мөшәрәпова.
31 июльдән 2 августка кадәр Спас ярминкәсе гөрләячәк. Күп гасырлык тарихы булган бу ярминкә быел бөтен илдән һөнәрчеләрне, осталарны һәм рәссамнарны җыячак.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Ярминкә кысаларында традицион Кыңгырау чыңы фестивале булачак. Бу чара Россия һәм Белоруссиядән килгән 80нән артык катнашучыны җыячак.
«Кунаклар Спас соборы манарасыннан кыңгырау чыңнарын тыңлый алачак. Быел соборга 206 ел тула. Көйләрне собор манарасыннан гына түгел, борынгы коралларда уйнаучы мультиинструменталистлар башкаруында да ишетергә мөмкин булачак», - дип өстәде Мөшәрәпова.
Арсений Кәримов, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз