news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районыннан махсус операциядә катнашучы хәрби «Батырлык өчен» медаленә лаек булды

Татарстанның Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Нуруллин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Нияз Нуруллин (хәрби кушаматы – Бобер) 29656нчы хәрби частьтә, 1232нче полкта хезмәт итә. Күптән түгел ул госпитальдән кайткан, анда аягына катлаулы операция кичергән. Табиблар аны аякка бастыру өчен зур тырышлык куя.

Хәрби хезмәткәрне әлеге бүләккә лаек булуы белән «Без бергә» фонды директоры, волонтер Лилия Гикрамина котлады. Фонд вәкилләре аның сәламәтлеге белән кызыксынды.

Хәрбинең әнисе Фирдания Нуруллинага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ул актив волонтер һәм, фондта билгеләп үтүләренчә, батыр һәм көчле рухлы ул тәрбияләгән.

Нияз Нуруллин һәм аның гаиләсенә нык сәламәтлек тизрәк аякка басуын теләделәр. Волонтерлар сугыш хәрәкәтләренең тизрәк тәмамлануына һәм барлык хәрбиләрнең исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуына өмет белдерде.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде

Фотоларны Лилия Гикрамина тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot