news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бодайга экспорт пошлинасын бетерү Татарстанга тәэсир итмәячәк – Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Бодайга экспорт пошлинасын бетерү икмәк бәясендә сизелмәячәк.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия бодайга экспорт пошлинасын 23 сентябрьдән 2018 елның  1 июленә кадәр кадәр гамәлдән чыгарды. РФ Хөкүмәтенең әлеге карары Татарстан өчен мөһим роль уйнамый, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» корреспондентына республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез: пошлина 2015 елның 1 июленнән кертелгән иде. Узган елның 1 октябреннән ул таможня бәясенең 50 процентыннан 6,5 мең сум алынган сумманы тәшкил итә иде, әмма тоннасына 10 сумнан да ким түгел.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әйтүләренчә, экспорт пошлинасының бетүе, беренче чиратта, диңгез портларыннан ерак булмаган субъектлардан экспортка бодай чыгару күләме артуга китерәчәк. Бу Ростов өлкәсе, Краснодар крае (Новороссийск, Ейск, Азов шәһәрләре) булачак.

«Татарстан Республикасы тулаем ашлык җитештерү буенча лидер булып тора, бары көньяк төбәкләрне – Ставрополь һәм Краснодар крайларын, Ростов өлкәсен генә алга уздыра. Шуңа да карамастан, азык-төлек өчен һәм терлек азыгы өчен ихтыяҗ республикада зур булып, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре экспортка эшләми диярлек, бик аз күләмдә генә чыгарыла Бу очракта да бөртеклеләрне экспортка сату  трейдерлар аша башкарыла», – дип аңлаттылар ведомствода.

Шулай ук ведомствода бодайга экспорт пошлинасын юкка чыгару Татарстанда икмәккә һәм икмәк ризыкларына бәя артуга китермәячәк, дип ышандыралар. «Республикада икмәккә бәя даими контрольдә тора. Бу максатлардан Татарстан Республикасы Төбәк азык-төлек фондында һәрчак ашлык запасы булдырып тора. Аннан алынган фонд оны ипинең социаль төрләрен пешерүгә тотыла. Әлеге чара икмәккә бәяне аны сатып алырлык дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үттеләр республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100