news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бодай, бәрәңге, дизель ягулыгы, DVD-дисклар төяп барган машиналар тоткарланган

Төп сәбәп: товарга тиешле документлар булмау, ә дискларда охшатып ясалган продукция сыйфатлары табылу

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрь көнне иртәнге 10 тулганда Биектауның Зур Кызыл урамында республика ЮХИДИ идарәсенең юллардагы патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре «Мерседес-Бенц» машинасын туктаткан. 1985 елгы зат идарә иткән автомобильнең салонында чама белән 28 меңләп данә охшатып ясалган (подделка) сыйфатлары шәйләнгән DVD-дисклар табылган. Шуның очына чыгу өчен, әлеге зат Биектау районы эчке эшләр бүлегенә китерелгән.

Шул ук көнне сәгать көндезге 1 тулганда Казан – Малмыж юлының 64 нче чакрымында туктатылган «КрАЗ-257» йөк машинасындагы 10 тонна бәрәңгегә тиешле документлар булмаган. Шул сәбәпле, аның белән идарә иткән пенсионер, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Арча эчке эшләр бүлегенә озатылган.

Моннан алдагы көннәрдә дә йөккә тиешле документлары булмаган шоферлар тоткарланды, дип «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге. Аерым алганда, 19ы көнне иртәнге 10 тулганда Казан – Пермь юлының 27 нче чакрымында «ВАЗ-2114» машинасында 1983 елгы ир-егет 50 литр дизель ягулыгы алып барган. Анысы Биектау районы эчке эшләр бүлегенә китерелгән. Ә 20 сентябрьдә сәгать көндезге 1дә Казан – Оренбург юлының 347 нче чакрымында туктатылган «ВАЗ-2121» машинасында 1976 елгы зат 13 капчык бодай белән эләккән. Йөккә документларының юклыгы һәм бодайның кайдан алынуы буенча аңлатма бирү өчен, ул Баулы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә тапшырылган. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100